Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Гөлфия Хәлиуллина: «Шулхәтле килешми иде, уңайсыз иде...»

Мөселман хатын-кызлары киемнәре тегүче хиҗап турында сөйләде.

«Җомга иртәсе» тапшыруында ислам дине кушканча киенү - хиҗап турында сүз барды. Студиягә кунакка «Остазлар», «Сабыр» бренларына нигез салган, танылган тегү остасы Гөлфия Хәлиуллина килде. Ул үзе 30 ел элек яулык япкан. 

«Шулхәтле килешми иде, шулхәтле уңайсыз иде. Ә хәзер үземне ансыз күз алдына да китерә алмыйм», – ди шәһәрдәшебез. 

 2000 елларда ул иң беренчеләрдән булып мөселман хатын-кызларына яулыклар, киемнәр тегә башлый. 

«Коръәндә «Ниса» сүрәсенең 31нче аятендә, «Әграф» сүрәсенең 59нчы аятләрендә хатын-кызларга ничек киенергә икәнлеге турында язылган. Әби-бабайларыбыз динне үтәп, шартларын туры китереп, бөтен гаурәтләрен каплап киенгәннәр. Муеннары, түшләре ачык булмаган», – ди Гөлфия ханым. 

Яулык бәйләү безнең эрага кадәр 1 мең ярым ел элек үк булган. Борынгы Грецияда хатын-кызлар башларын каплап йөргәннәр. Бөтенесе дә түгел. Аксакаллар, асыл зат хатыннар гына. Фахишәләр һәм коллар яулыксыз йөргәннәр дигән кызыклы мәгълүматлар да яңгырады тапшыруда.  

Хиҗап турында, Гөлфия Хәлиуллинаның яулык бәйләү тарихы, эшчәнлеге турында тулырак «Шәһри Чаллы»ның Вконтакте битеннән карый аласыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев