Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гөлинә Тәхәүтдинова: «Заказга хәтта термос ясап бирдем»

Яраткан шөгылен бизнеска әйләндергән шәһәрдәшебез белән таныштык.

Гөлинә Тәхәүтдинова турында, дөресрәге, аның белдерүенә исе китеп, «Карале, хәзер нинди хезмәт тә бар икән!» дип танышым язып җибәрде. «Балалар бакчасы, мәктәпләр, бәйгеләр өчен заказга кул эшләре ясыйм» диелгән иде игъланда. Телефоны да күрсәтелгән. Шалтыратып сөйләшергә булдым.
Гөлинә Тәхәүтдинова тумышы белән Мамадыш районы Кече Сөн авылыннан. Алабуга педагогия институтының информатика-математика факультетын тәмамлап, Чаллыга килә. Тик мәктәпкә күңеле тартмый, автосалонга эшкә керә. Кичләрен «Каймак» ресторанында җырлый, моңлы тавышы белән кунакларның күңелен күтәрә. Зәй районы Аксар авылы егете Искәндәр белән танышкач, аның да тырыш икәнен күреп, икешәр эштә эшләгәнен белеп үз итә. Бүгенге көндә яшь гаилә үз тырышлыгы белән йорт салып кергән, уллары Әмир белән Адельне тәрбиялиләр. 

Олы уллары балалар бакчасына йөри башлагач, Гөлинә ханым аның белән бергәләп һәр бәйрәмгә кул эшләре ясый башлый. Көзге яфраклардан ясалган панноны Казанда, «Сабантуй» балалар журналында да югары бәялиләр. Яңа ел чыршысы белән Чаллы, Тукай, Зәй районнары буенча үткәрелгән бәйгедә җиңәләр.

– Туганнар, дуслар ник заказга ясамыйсың ди башлады. Кемгә кирәк инде ул дип уйлый идем. «Гадәттә, балалар кул эшен тапшырыр вакыт җиткәч кенә әйтә дә кыен хәлдә каласың, интернеттан әзерен эзләргә туры килә», – дип аңлатты танышларым. Берсендә көзге уңыш күргәзмәсенә кабактан Төлке һәм Колобок ясадык. Җиңдек. Балалар бакчасыннан алып кайткач, ташлыйсым килмәде. Интернетка куярга булдым. Шалтырата, сорап яза башладылар. Сатып җибәргәч күңелем булды инде. Шул рәвешле кешеләргә файда китерә алам икән ич дидем, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Хәзер ул аена 30-40 кул эше ясап бирә. Күпчелек биремнәр өчен вакыт кирәк, кайберәүләре бик катлаулы. Әйтик, 4нче сыйныфта укучы балага термос ясарга кушканнар. Әти-әниләре дә аптырашкан. Заказны алгач, Гөлинә ханым интернеттагы видеолардан өйрәнеп, термосны ике көн ясый. Аның фикеренчә, кул эшләре баланы эшкә өйрәтү, өлкәннәр белән бергә вакыт уздыру өчен бирелсә дә, чынбарлыкта алай түгел. Бала биремне үзе генә башкара алмый, ә өлкәннәрнең ярдәм итәргә вакыты, җае юк.  

– Заказ бирә аласыз дип белдерүне куйгач, группада «Бу бит дөрес түгел» диючеләр булды. Җавап итеп «Үзегез ясап карагыз әле, өйдә кайвакыт кирәкле әйбере дә юк аның» дип яздылар. Әйтик, бер метрлы чыршы ясарга кушалар яки бер метрлы аждаһа. Һәркем эшли аламы соң моны, – дип икеләнә язмам герое.

Оста шәһәрдәшебезгә балалар бакчасы, мәктәп укучылары гына түгел, хәтта студентлар да мөрәҗәгать итә. Педагогик уку йортларында иҗади биремнәр бар икән. Ә бакчалардагы тәрбиячеләр стенд, методик әсбаплар, газета, проект, лэпбук (күрсәтмә әсбаплар урнаштырылган папка), милли киемнән курчаклар ясарга сорый.

–  Педагогларны да аңлыйм – аларның да кич кайткач үз балаларын, йорт эшләрен карыйсы бар бит. Ә кул эшләре күп вакыт, көч сорый. Мин материалын үзем табам, кайвакыт идеясен дә тәкъдим итәм. Бәйге положениесен җибәрәләр дә, шартларын, критерийларын укып, кирәгенчә ясыйм. Гадәттә бер атна алдан заказ бирәләр. Дөрес, кичке 8дә шалтыратып иртәнгә әзерләргә сораучылар да бар. Ул вакытта үземдәге әзер эшләрне тәкъдим итәм яки төнлә ясарга туры килә, – дип елмая Гөлинә ханым.

Киндер-сюрприз уенчыкларын, җепләр, тартмалар, нарат күркәләре, ботаклар, тасмалар, фетр кисәкләре – берсен дә ташламый, аерым тартмаларга тутырып, эш өчен әзерләп куйган. Декоратив кабакларны да үз бакчасында үстерә башлаган. Идеяләрне интернеттан эзләп табып, үз фантазиясен куша. 

–  Пешеренергә, камыр ризыкларын бизәп әзерләргә, җәен бакчада казынырга яратсам да, кул эшләре булмаса, нидер җитми сыман миңа. Ә ябыштырганда, буяганда шундый рәхәт. Өйдә әйбер ватылса ташламыйбыз, төзәтәбез, детальләрен алыштырабыз. Әтиләре дә шулай – күп һөнәрләр белә. Балалар да кушыла. Олысының вак эшкә һәвәслеге бар. «Мин кайтканны көт, буяма», – дип сорый. Кечкенәсе бик шук, хәрәкәтчән, ул да акрынлап өйрәткәнне сеңдерә, – ди әңгәмәдәшем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев