Гөлнара Тимерҗанова: «Әни үлгәч елармын дип уйламаган идем»
Җырчы авыр кайгы кичерә.
Шалтыратып кайгысын уртаклаштык. Ул үзенең халәте, әнисе бәлән бәйле истәлекләрне сөйләде.
"Әни кисәк китеп барды. Ноябрьнең 11дә 82 яше туласы булса да, әле гел аяк өстендә булды. Бер атна элек кенә өйдәгеләр югалткан иде үзен. Кайда китте икән дип чыксалар, урманга гөмбәгә барган булган. Метр ярым койма өсеннән төшеп килә иде, дип искә алды туганнарым. Авыл белән урманны аерып тора торган койма инде ул. 80 яшь дип тормады, агач башыннан чикләвек җыйды, җиләк-җимеш, үләннәр - берсе дә калмый иде. Табигатьне бик яратты, әни. Ә өен күрсәгез, курчак өе кебек иде. Чигеп, тегеп ниләр генә элми иде, чиста- пөхтә булды. Хәзер генә аңлыйм, өйнең яме ул чүпрәкләрдә булмаган. Өйнең, дөньяның яме әнидә булган икән,"- дип яшьләрен тыеп сөйләде Гөлнара ханым.
Әнисе (Дания Муллакәрим кызы) соңгы бер атна эчендә урынга яткан. Соңгы өч көндә күзләрен бөтенләй ачмады да. Эреннәрен сөртеп, иреннәрен чылатып тордык, дип дәвам итте Гөлнара Тимерҗанова.
"Шунысы тынычландыра, әни риза булып китте. Хәле начарайды дигән көнне үк кызымны алып кайтырга булдым. Әнине апалар үзләренә алып килгән иде. Янында кундым, сөйләшергә тырыштым. Әмма ул бер сүз дә дәшми ята бирде. Әни, син риза булып китәсеңме соң, дип сорадым ахырдан. Ишетте. Сизелеп тора күзләрен ачырга да хәле юк. Тырышып кына күз кабакларын бераз ачты да, әйе дигән кебек йомгандай итте. Өч кызы да бу көннәрдә янында булдык. Чиратлап карадык, бер секундка да калдырмадык. Кызлы әни- бәхетле әни, дип юкка гына әйтмиләр икән, инандым, ди җырчы.
Исегезгә төшерәбез, быел Гөлнара Тимерҗанова үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Хәзер аның гастроль вакытлары.
"Без бит инде хәзер үзебез дә олылар, әни дә олыгаеп, яшисен яшәп бакыйлыкка күчте. Бу көн кайчанда киләсен белеп тордым. Үземне әзерләдем дииме инде. Әни үлгәч, болай ук елармын, болай ук авыр булыр димәгән идем. Олы апам белән башта нык булдык, еламадык. Юарга алып киткәч кенә, йөрәккә әлләни булды. Күңел үзеннән үзе елый башлады. Җәназасын алып чыккач бөтенләй коелып төштем. Ничә яшьтә булсак та, әни иң якын, иң кадерле кеше булып кала икән. Югалтуы авыр! Шуны әйтәсем килә, ул бик нык кеше булды. Безгә, якыннарына, авылдашларына көч биреп торды, ныклылык үрнәге. Ул шатлык килсә күккә сикермәде, кайгыда кычкырып йөрмәде. Мөнәсәбәтен гел эш белән күрсәтте, яхшылык белән. Авызым тулы кан булса да, берәү дә күрмәячәк, дип яшәде. Үлгән минутында өчебез дә янында тордык. Бер мизгелдә күзләрен ачкандай итте дә, мәңгегә китеп барды. Рухына догалар укыйм. Я, Раббым, гүр газапларын җиңеләйт, урынын оҗмах түрләрендә ит, әниемнең!"
Гөлнара Тимерҗанова әтисен дә искә алып үтте. "Әти киткәндә мин гастрольдә идем. Ул больница калды, апалар карап калды үзен. Китәр дип уйламаган булсам да, аның үлеме минем өчен үкенечле булды. Соңгы көннәрендә янында булмаганыма үкенәм. Чөнки мин әти кызы идем. Әтине бик яраттым. Әле менә алда юбилей концерларым тора. Халык алдына ничек чыгармын дип борчылып йөрим. Еламый ничек түзергә?! Апаларым инде кичектермә диләр. Аллаһ ярдәменнән ташламасын".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев