Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Гомер буе журналистика белән кызыксындым»

Нур Хәким псевдонимы астында язучы подписчигыбызның исеме Газинур Хәкимов икән.

«Чаллы яңалыклары» дип аталган телеграм-каналыбызда Нур Хәким псевдонимы астында язучы подписчигыбызның исеме Газинур Хәкимов икән. Аңа 57 яшь, Чаллыда яши. Әфганстан сугышы ветераны, хәзерге вакытта 4нче мәктәптә балаларга тарих фәнен укыта.
– Гомер буе журналистика белән кызыксындым. Хәтта «Татар радиосы»нда штаттан тыш корреспондент булып та йөрдем, шунда эшкә керәсем килгән иде, тик алмадылар. Ә менә «Весенний» хуҗалыгында эшләргә язган булган, күрәсең. Анда 15 ел хезмәт куйдым, соңгы вазыйфам – баш инженер иде. Тик алган белем юнәлешендә генә эшләргә дигән закон чыкты. Ижау дәүләт университетында педагогика буенча укыганымны исәпкә алып, шул елларда 4нче мәктәп директоры булып эшләгән Айдар Гарифуллин үзенә чакырды, – дип сөйләде Газинур әфәнде. 

Мөмкинлек булганда ул газетаны укып бара, соңгы елларда интернетта да эзләп тапкан, аеруча телеграм-каналыбызны үз иткән.

– Туган телемдә уку ихтыяҗы барлыгын тоям, яшь барган саен аеруча. Телефоныма да татар шрифты куйдырдым. Гомумән, татар булуым белән горурланам. Ә инде «Шәһри Чаллы»ны гомер буе беләм кебек. Сездә чыккан барлык темалар да миңа кызыклы. Комментарийларга килгәндә, мине кайсыдыр каналда «заблокировали» инде, шуңа үз-үземне тыйган чаклар да була, чөнки бераз төрткерәк язам. Ә сездә лайклар куюым, сорауларга җавап бирүем һәм фикерләремне язуымның максаты – теләктәшлек. Сез – журналистлар – юкка эшләмәгәнегезне белергә тиеш.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Подписчик лар герой