Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән Илназ Галявиев өйләнгән

Кәләше кем?

Казан гимназиясендә 7 баланы һәм ике укытучыны атып утырган Илназ Галявиев хөкем карары нигезендә гомрелеккә ирегеннән мәхрүм ителде. Ул «Черный дельфин» махсус режимлы колониядә.
Шушы көннәрдә рәхимсез җәлладның өйләнүе билгеле булды. Кәләше 18 яшьлек Мәскәү кызы Диана. Ул аны ике тапкыр: берсендә судта, икенчесендә «свиданиедә» күргән. 
«Без башта кешенең тышкы кыяфәтенә карыйбыз. Миңа Илназ сөйкемле тоелды. 2021 елда мин аңа хат яздым. 1 ай җавап көттем. Ул җавап бирде. Шуннан соң аралаша башладык», – дигән ул журналистларга. 
Ул җинаятьченең тәкъдимен кабул иткән һәм кияүгә чыгарга ризалык биргән.
2026 елның 30 июнендә аларның никахы теркәлгән. Туй колониядә узган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илназ Галявиев «Черный дельфин»