Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда гриппка каршы вакцинация дәвам итә

Прививканы кайчан ясатсаң яхшырак?

Вакцинация башланган чорда гына да 5 нче шәһәр поликлиникасында 300 гә якын кеше гриппка каршы прививка ясатты. Авыруларны кисәтү бүлеге җитәкчесе Андрей Борисов аңлатуынча, прививканы сентябрьдә ясатсаң яхшырак. 2-3 атна эчендә гриппка каршы иммунитет формалашып өлгерә.

Чаллы медицина учрежденияләренә "Совигрипп" , "Флю-М", йөкле хатыннар өчен  "Ультрикс Квадри" вакциналары кайтты. Табиблар привикалар җиңел кичерелә ди.

Татарстанда халыкның 60% ына прививка ясарга планлаштыралар, алар арасында риск төркемендәгеләр дә бар. Риск төркеменә 6 айдан 6 яшькәчә балалар, 1-11нче сыйныф укучылары, йөкле хатын-кызлар, студентлар, сәүдә, транспорт, белем бирү, медицина өлкәсендә эшләүчеләр, 60 яшьтән өлкәннәр, хәрби хезмәткә чакырылучылар, хроник авырулар керә.

Прививканы поликлиникаларда ясатырга, яки прививка ясаучы бригаданы эш урынына, уку йортына чакыртырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев