Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гүзәл Удачина: «Татарстанда социаль ярдәм буенча чат-бот эшләтеп җибәрү ниятләнә»

Социаль ярдәм чаралары белән бәйле сораулар күп килә.

Якын арада Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга социаль ярдәм чаралары буенча чат-бот кертү ниятләнә.

Бу хакта «Все свои» телевизион марафоны кысаларында «Ватан сакчылары» дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина сөйләде.

«Социаль челтәрләрдә, телеграм каналда шул чат-боттан файдаланып булачак. Бик тиз генә җавап алып булу ул бик мөһим», – диде.

Гүзәл Удачина әйтүенчә, социаль ярдәм чаралары белән бәйле сораулар күп килә.

«Җирле үзидарә органнары, төбәк дәрәҗәсендәге, федераль дәрәҗәдәге ярдәм чаралары бар. Безнең фондта профессионаллар эшли. Кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатачаклар, киңәш бирәчәкләр. Ямашев проспекты, 1 адресы буенча көн саен сәгать 9.00 дан 18.00 гә кадәр көтәбез. Бушлай юридик, югары квалификацияле психологик ярдәм күрсәтелә. Алдан язылу кирәкми», – диде «Ватан сакчылары» дәүләт фонды филиалы җитәкчесе.

Телемарафон барышында контракт хезмәте һәм махсус хәрби операция турында барлык актуаль мәгълүмат, шулай ук геройлар тарихы, социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар яңгырый.

Тулы трансляцияне ТНВ телеканалында, ВКонтакте социаль челтәрендә «Татарстан Республикасы» рәсми берләшмәсе сәхифәсе аша, социаль челтәрләрдә карарга, «Бим-радио», «Күңел» радиосы, «Авторадио», «Ди-ФМ»да тыңларга мөмкин. Тамашачылар heroes-tatarstan.ru сайтына кереп яки «кайнар линия»нең 117 телефоны аша яки QR код аша контакт үзәге чатына кереп, контракт хезмәте турында сорауларын бирә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарстан МарафонВСЕСВОИ СВО ВСЕСВОИТМ