Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гүзәл Зәйдуллина: «Минем дә олыгайгач кичләрен ирем белән пятачокларга йөрисем килә»

«Шәһри Чаллы» газетасы үткәргән бәйрәм шаулап-гөрләп узды.

 Бәйрәмебезне бу юлы «Пятачок» дип түгел, ә «Шәһри Чаллы кичләре» дип атадык. Шуның белән дә күңелгә аеруча якын булды ул, чын үзебезгә – шәһричә кич утырдык. 

Аеруча сөендергәне бәйрәмгә гаиләләре, дуслары, күршеләре белән җыелып килүчеләр шактый иде. Шәһәрдәшебез Гүзәл Зәйдуллина да бәйрәмгә беренче тапкыр килүе һәм мондый атмосферадан хушы китеп торуы турында сөйләде. 

– Бу бәйрәм турында таныш-белешләрдән ишеткән бар иде. Әмма шундый масштабта оештырыла дип күз алдына да китермәдем. Искиткеч бит бу! Олы гына апа-абыйлар рәхәтләнеп биеп йөриләр, җырларга кушылалар, уеннарда катнашырга, хәтта сәхнәгә менеп үзләрен күрсәтергә дә оялып тормыйлар. Дөресен генә әйткәндә мин дә, бераз олыгайгач, ирем белән шундый җылы кичләрдә йөрисем килә. Аллаһ Тәгалә берүк шундый актив да, матур да, парлы картлык насыйп итсен, – дип сөйләде ул. Гүзәл бәйрәмгә тормыш иптәше Илдар, әнисе Нурия ханым, балалары Айдар, Ясминә һәм кечкенә Кәрим, шулай ук энесе Риф белән килгән иде. 

Сүз уңаенда, «Шәһри Чаллы кичләре»ннән фотолар монда. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев