Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гүзәллеккә өндәүче укытучыбыз ул безнең!

Бала – һәр ата-ананың иң кадерле кешесе. Шуңа да алар сабыеның тормышында бар да яхшы булуын гына тели.

Бәхетебезгә, Чаллы шәhәренең 62нче мәктәбендә татар балалары өчен сыйныф булдырылды. Без моңа бик сөендек. Балаларыбызны 2022 елның 1 сентябреннән Альбина Рафаил кызы Рәхмәтуллина үз канаты астына алды. Бүгенгә кадәр сыйныфыбызны җитәкли. Барлык кыенлыкларны җиңеп, шатлык-борчуларны бергә бүлешеп, бик тату эшлибез аның белән. 

Альбина Рафаиловна милли бизәгебез, йөзек кашыбыз булган телебезне саклау, камилләштерү өчен балалар белән бик актив эшли. Педагог буларак бик итагатьле, беркайчан күтәрелеп бәрелмәс, сабыр, таләпчән, үз эшенең чын остасы, тыйнак. Шул ук вакытта бик зәвыклы булуы белән дә безне сокландыра. Оештыру сәләтен әйтәсе дә юк – 29 бала белән генә түгел, ә без, 58 ата-ана, җәмгысы 87 кеше белән бик матур эшли. Аның һәр гамәле чиксез соклануга лаек. 

Балаларыбызны чын кешеләр итеп үстерү юнәлешендә ясаган беренче адымнарында Альбина Рафаиловнага тырышлыгы өчен ата-аналар исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Һәрвакыт шулай елмаюга юмарт, тәрбиягә оста, гүзәллеккә өндәүче булып калсын иде укытучыбыз.

Берәүгә дә сер түгел: яхшы кадрларга хәзер кытлык. Шушы шартларда мондый педагогларны мәктәптә тотып калу бик зур уңыш. Мәгариф өлкәсе үсештә булсын өчен мондый кадрларны сакларга, аларга ярдәм итәргә кирәк дип уйлыйбыз.

62нче мәктәпнең 2«А» сыйныфы укучыларының ата-аналары исеменнән Гөлназ Хисмәтуллина. 

/ Фото Гөлназ Хисмәтуллинадан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

14

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев