Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Хәләл Үзәк”тә хаҗиләр мәҗлесе узды

27 фев­раль­дә Чал­лы­ның "Хә­ләл Үзә­ге"н­дә шә­һәр ха­җи­лә­ре мәҗ­ле­се уза­ча­гы ту­рын­да хә­бәр ит­кән идек ин­де. Бил­ге­лән­гән ва­кыт­ка бу көн­не ха­җи­ләр­нең шак­тый өле­ше җы­ел­ды. Ки­лү­че­ләр ара­сын­да шу­лай ук әле хаҗ кыл­ма­ган, әм­ма аңа әзер­лә­нү­че­ләр, го­му­мән хаҗ гый­ба­дә­те бе­лән кы­зык­сы­ну­чы­лар да бар иде. Алар би­ре­дән үз­лә­ре өчен шак­тый бай мәгъ­лү­мат алып кит­те­ләр. Бер...

27 фев­раль­дә Чал­лы­ның "Хә­ләл Үзә­ге"н­дә шә­һәр ха­җи­лә­ре мәҗ­ле­се уза­ча­гы ту­рын­да хә­бәр ит­кән идек ин­де. Бил­ге­лән­гән ва­кыт­ка бу көн­не ха­җи­ләр­нең шак­тый өле­ше җы­ел­ды. Ки­лү­че­ләр ара­сын­да шу­лай ук әле хаҗ кыл­ма­ган, әм­ма аңа әзер­лә­нү­че­ләр, го­му­мән хаҗ гый­ба­дә­те бе­лән кы­зык­сы­ну­чы­лар да бар иде. Алар би­ре­дән үз­лә­ре өчен шак­тый бай мәгъ­лү­мат алып кит­те­ләр. Бер уңай­дан шу­ны да әй­тик, Үзәк мө­сел­ман­нар өчен бер­сен­нән-бер­се эч­тә­лек­ле­рәк ча­ра­лар оеш­ты­ру­ны үзе­нә бу­ры­чы итеп са­ный. 27-29 но­ябрь­дә би­ре­дә Ис­лам ки­тап­ла­ры күр­гәз­мә­се эш­лә­гән иде. Март аен­да ди­ни уку йорт­ла­ры вә­кил­лә­ре бе­лән оч­ра­шу уз­ды­ру ни­ят ите­лә. Бу ча­ра­лар Ди­ния нә­за­рә­те кат­на­шын­да Чал­лы шә­һә­ре мөх­тә­си­бә­те­нең ак­тив бу­лыш­лы­гын­да үт­кә­ре­лә.

Һәр мө­сел­ман ча­ра­сы ке­бек үк ха­җи­ләр мәҗ­ле­се дә Коръ­ән уку­дан, до­га кы­лу­дан баш­лан­ды. Ан­на­ры ки­лү­че­ләр­не Чал­лы шә­һә­ре имам-мөх­тә­си­бе Әл­фәс хәз­рәт Гай­фул­лин, Та­тар­стан мө­сел­ман­на­ры Ди­ния нә­за­рә­те мөф­тие урын­ба­са­ры, дәгъ­вәт бү­ле­ге җи­тәк­че­се Ни­яз хәз­рәт Са­би­ров, "ДУМ РТ ХАДЖ" ме­нед­же­ры Ил­нур хәз­рәт Аху­нов сә­лам­лә­де­ләр. Шун­нан соң ха­лык­ны пы­лау, чәй бе­лән сый­лау бул­ды. Өй­лә на­ма­зын­нан соң мәҗ­лес­тә кат­на­шу­чы­лар Ни­яз хәз­рәт Са­би­ров­ның Ис­лам­ның би­шен­че ба­га­на­сы ха­кын­да­гы эч­тә­лек­ле вә­га­зен тың­ла­ды­лар, со­рау­лар­га җа­вап­лар би­рел­де. Ча­ра ахы­рын­да мәҗ­лес­тә кат­на­шу­чы­лар­га бү­ләк­ләр өлә­шен­де.

Рә­сем­нәр­дә: тан­та­на­лы ачы­лыш­та Әл­фәс хәз­рәт чы­гыш ясый; оч­ра­шу­дан кү­ре­неш; урам­да пы­лау бе­лән сый­ла­ну.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев