Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иң файдалы чипсылар

Балагыз бәрәңге чипсыларын ярата, ә сез сабыегызның сәламәтлеге өчен борчылып, аны сатып алудан тыелып йөрисезме? Бу очракта чипсыларны үзегезгә ясарга өйрәнү кирәк. Тәмле ашамлыкны өй шартларында әзерләүнең бернинди авырлыгы да юк . Сезгә бәрәңге, көнбагыш мае, тоз һәм фри бәрәңгесен әзерләү өчен тәмләткеч кирәк булачак . Чистартылган бәрәңгене бик юка...

Балагыз бәрәңге чипсыларын ярата, ә сез сабыегызның сәламәтлеге өчен борчылып, аны сатып алудан тыелып йөрисезме? Бу очракта чипсыларны үзегезгә ясарга өйрәнү кирәк. Тәмле ашамлыкны өй шартларында әзерләүнең бернинди авырлыгы да юк . Сезгә бәрәңге, көнбагыш мае, тоз һәм фри бәрәңгесен әзерләү өчен тәмләткеч кирәк булачак . Чистартылган бәрәңгене бик юка итеп түгәрәкләп турарга, крахмалын юдырыр өчен беразга суга салып торырга. Бәрәңге телемнәрен кәгазь, яки чүпрәк тастымалга җәеп киптерергә кирәк. Аннары кәстрүлгә көнбагыш мае салып, тозлап, кайнап чыгуын көтәбез дә бәрәңгене кызара башлаганчы кыздырабыз. Әзер чипсыларны дуршлагка салып, маен саркытырга кирәк. Аннары тәлинкәгә тезеп, фри бәрәңгесе өчен тәмләткеч сибәсе генә кала. Чипсыларны микродулкынлы мичтә дә әзерләп була. Шулай ук телемнәргә бүлеп, юып һәм киптереп, мич тәлинкәсенә тезәбез. Телемнәр тигез кызсын өчен барысы да якынча бер үк зурлыкта булырга тиеш . Әзер чипсыларны алып, тәмләткеч сибәргә. Мондый чипсыларны балаларыгыз, һичшиксез, яратачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев