Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Карны иң яхшы чистартучы компания «Вилюй», иң начары ....

Дүшәмбе киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев гыйнвар аенда ноябрь, декабрь айлары белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк кар чыгарылды, диде.

– Шәһәр урамнарында кар тәүлек буе чистартыла. Моның өчен 100дән артык техника, 90нан артык хезмәткәр җәлеп ителә. Ишегаллары территорияләрен чистарту идарәче компанияләр карамагында. Аларда 108 техника һәм 1200 җыештыручы эшли. Бөтен идарәче компанияләр дә карны вакытында чистартырга тырыша, – диде ул.
– Тырышлыкны ипигә ягып булмый, – дип бүлде Наил Мәһдиев. – Кайсы идарәче компанияләр яхшы эшли, ә кайсылары начар?  Норматив буенча кар 12 сәгать эчендә чистартылырга тиеш. Республика программалары кысаларында 200дән артык ишегалды тәртипкә китерелде. Идарәче компанияләргә территорияләрне чистартырга гына калды. Кар яву – ул идарәче компанияләр өчен имтихан. Ул әле атна буе да явачак. Кирәк икән, өстәмә техниканы җәлеп итегез, тик шәһәрдәшләребез өчен уңайлыклар тудырыгыз!
Илья Зуев сүзләренә караганда, шәһәрдә «Вилюй» идарәче компаниясе карны иң яхшы чистарта.  «Автозавод», «Үзәк», «Комсомольский» идарәче компанияләре дә яхшылар рәтендә.  Ә менә «Яшьлек-Фон», «Жилкомсервис» идарәче компанияләренә карата дәгъвалар күп.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы