Ял көннәрендә һава торышы
Синоптиклар хәбәр итте.
«25-26 октябрьдә Татарстанда антициклон сәбәпле, аяз һәм коры һава торышы була, температура сизелерлек үзгәрәчәк», – дип хәбәр итте ТР Гидрометеорология үзәге.
Бүген республикага көньяк циклон йогынты ясавын дәвам итәчәк, һава торышы сизелерлек үзгәрми. Күпчелек районнарда төнлә, көндез урыны белән яңгыр ява. Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда томан төшү ихтималы бар. Төнлә һава температурасы 0...+5 градуска кадәр, ә көндез +4...+9 градус тәшкил итә.
25-26 октябрьдә коры һава торышы була. 26 октябрьдә кич республиканың көнбатыш районнарына атмосфера фронты якынлашачак, кыска вакытлы яңгырлар булырга мөмкин.
Төнлә аязган вакытта +3... -2 градуска кадәр салкын көтелә, ә урыны белән 26 октябрьдә көнчыгышта һава температурасы – 5 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава +5...+11 градуска кадәр җылы була.
Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, 27 һәм 28 октябрьдә республика яңадан атмосфера фронтлары тәэсирендә була. Яңгырлар фаразлана. Һава температурасы көндез +6...+11 градус булыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев