Ялга барып... үлеп кайткан
Хатын-кызның алты яшьлек кызы, өлкән яшьтәге әти-әнисе һәм ире калган.
Башкортостанның Салават шәһәрендә яшәүче 36 яшьлек Анастасия Мисырда кунакханә янындагы клиникада дәваланганнан соң газапланып үлә. Бу хакта SHOT телеграм-каналы хәбәр итә.
Март башында ул әнисе һәм алты яшьлек кызы белән бергә 9 көнгә Шарм-әл-Шейхка ял итәргә килә. Алар биш йолдызлы кунакханәдә туктый. Кайтуларына бер көн кала Анастасиянең 40 градуска кадәр температурасы күтәрелә. Аның әнисе шунда ук кунакханә хезмәткәрләреннән «ашыгыч ярдәм» чакыртуларын сорый, тик аларга кунакханә территориясендәге клиникага мөрәҗәгать итәргә кушалар. Әнисе сүзләренчә, анда медицина хезмәткәре аның кызына билгесез укол ясый һәм температураны төшерүче дару бирә. Нәтиҗәдә, кунакханәгә кайткач, хатынның температурасы 33 градуска кадәр төшә, тәненә кара таплар чыга, аяклары йөрми башлый.
Анастасияне көн төнгә авышканда гына дәүләт хастаханәсенә яткыралар. Аңсыз килеш реанимациягә салалар. Иртән аның үлүе ачыклана. Сәбәбен - йөрәге туктады дип аңлаталар.
Анастасиянең гәүдәсен Мәскәү һәм Уфа аша Салаватка алып кайталар. Русия суд-медицина экспертлары аның үлеменең чын сәбәбен ачыкларга тиеш. Анастасия маникюр буенча мастер булып эшләгән. Аның алты яшьлек кызы, өлкән яшьтәге әти-әнисе һәм ире калган.
фото: https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев