Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яман шешне җиңгән Чаллы егетенең хыялы тормышка ашкан

«Мин ракны җиңәчәгемә ышандым», – ди ул.

19 яшьлек шәһәрдәшебез Рафаэль сәламәт яшәү рәвеше алып барган: спиртлы эчемлекләр кулланмаган, тәмәке тартмаган. Әмма көннәрдән бер көнне табиблар аңарда яман шеш тапканнар. Аның борын куышлыгында рак булган. Шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе хәбәр итүенчә, бу яңалык егетнең гаиләсен шок хәленә китергән. Әмма егет бер минутка да тереләчәгенә өметен өзмәгән. «Мин ракны җиңәчәгемә ышандым», – ди ул. 
Рафаэль Чаллының онкология үзәгендә биш ай дәваланган.  Химия, химия-нурланыш терапиясен үткән. Дәвалау уңай нәтиҗә биргән: егет куркыныч чирне җиңгән. 
Онкология үзәгенең радиотерапия бүлеге мөдире Ришат Котдусов әйтүенчә, авыруның муенында зур лимфо төенчекләр һәм беренчел зарарлануның зур чыганагы булган. Комбинацияле дәвалау нәтиҗәсендә яман шешне чигенергә мәҗбүр иткәннәр. 
Күптән түгел Рафаэль Сочида тернәкләндерү курсында булып кайтты. Әти-әнисе егетнең хыялын тормышка ашырган – улларына мотоцикл бүләк иткәннәр. 
Фото сәламәтлек саклау идарәсеннән алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек яман чир