Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Яңа ел каникулларын ничек үткәрергә?

Белеп торыгыз.

Яңа елга багышланган бәйрәм  чаралары декабрь ахырында һәм гыйнвар башында үткәреләчәк, барлык мәйданчыкларда да иминлек таләпләре үтәләчәк. 

Ялларда  төрле шоу-программалар, шулай ук «Пушкин картасы» буенча кереп була торган төрле квестлар, концертлар, китапханәләрдә һәм мәдәни үзәкләрдә чаралар, ачык һавада җырлы-биюле бәйрәмнәр узачак. 

28 декабрьдә Азатлык мәйданы амфитеатрында бөтен гаилә өчен «Полярная сказка» урам спектакле күрсәтеләчәк.
Тамаша ике тапкыр булачак: 16:00 һәм 18:00 сәгатьләрдә.

31 декабрьдә Азатлыкта Яңа елны каршы алу программасы 19:00 дә башлана. 

7 январьдә бу мәйданда 16:00 сәгатьтә Раштуага багышланган программа үтәчәк.
10 январьдә «Ялкыш» фестивале кысаларында 16:00 дә шугалакта ярышлар планлаштырылган. 

13 январьдә 18:00 Искечә Яңа елны каршылауга багышланган бәйрәм узачак. 
Чаллы дельфинарие дә балалар өчен «Әкияттә кунакта» исемле шоу әзерләгән. Бәйрәмдә Кыш бабай, Кар кызы, Убырлы карчык, Үлемсез Кощей, дельфиннар, диңгез арысланнары һәм тюленьнәр катнаша. Тулырак мәгълүматны кассага шалтыратып белергә мөмкин. 
Курчак театры чаллылыларны һәм шәһәр кунакларын 4нче комплекста урнашкан татар драма театрының элеккеге бинасына чакыра. Театр хәзер шунда күченде. 10 январьгә кадәр нәниләргә «Дед мороз и черная вьюга» әкияте күрсәтеләчәк. Сеанслар көненә өч тапкыр, 10:00, 13:00, 16:00 сәгатьләрдә күрсәтеләчәк. 1-2 январьдә яллар. 

А.Гыйләҗев исемендәге татар драма театры да тамашачылар өчен бай программа әзерләгән. Актерлар «Алтын алка», «Галиҗәнап әртистләр», «Ак үрдәк», «Балабу», «Диләфрүзгә дүрт кияү», «Сөяркә», «Авыл эте Акбай», «Җомга көн кич белән» әсәрләрен тәкъдим итәчәк.  

«Мастеровые» театрында Яңа ел каникулларында нәниләр өчен «День рождения кота Леопольда», «Снежные истории» тамашалары күрсәтеләчәк. Олылар өчен «Ловкач из Неаполя», «Дуры мы, дуры», «Случайный визит», «Папаши», «Восемь женщин» спектакльләре күрсәтеләчәк. 

Кыш дәвамында шәһәрдә шугалаклар («Медео»,  «Боз сарае»,  Азатлык мәйданында, «Торговый квартал» сәүдә үзәге янында, ишегалларында), чаңгы трассалары («Яр буе» паркында, «Гренада»да, ГЭС бистәсендәге мәдәният һәм ял паркында) эшли. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел бәйрәме