Яңа футбол мәйданчыгы
Яңалыклар тасмасы

Яңа футбол мәйданчыгы

Чаллының 41нче комплексында яңа спорт мәйданчыгы булдырыла.

Ул 41/05нче йорт янында булачак. Аны «Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә» бәйгесендә җиңеп алынган грант акчасына коралар. «Оптимист 41» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Светлана Хәбибуллина хәбәр иткәнчә, мәйданчыкка республика грантыннан бирелгән 1 млн сумнан тыш, 300 мең сум күләмендә иганәче ярдәме дә тотыла. Койма белән әйләндереп алынган мәйданның зурлыгы – 15х26 метр. Мәйданчык бары тик футбол уйнау өчен генә. Хәзерге вакытта коймалары урнаштырылган. Соңрак капкалар да куелачак. 
 


спорт футбол камаз

Нет комментариев