Яңа күпер кайчан әзер булыр?
Чулман елгасы аша күпер төзүчеләрнең күбесе Кырым елгасы аша күпер салуда да катнашкан.
М7 трассасының Чаллы һәм Тубән Кама шәһәрләрен урап узачак яңа юл төзелеше кысасында күпер салу эше дәвам итә. 1,3 чакрым озынлыктагы корылма киләсе ел ахыранда файдалануга тапшырылырга тиеш. Бүгенге көндә биредә суга баганалар утырту белән беррәттән тимер блокларны жыя башладылар. Әлеге планлаштырылган эшләрнең 30 проценткы башкарылган. Белгечләр белдерүенчә, яңа күпердән көненә 25 мең машина үтә алачак.
Сүз уңаеннан, Чулман елгасы аша күпер төзүчеләрнең күбесе Кырым елгасы аша күпер салуда да катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев