Яңа тегермән икмәкне сыйфатлырак итәчәк
«Чаллы Икмәге» предприятиесендә заманча реконструкцияләнгән тегермән комплексы ачылды.
Яңа комплекс җитештерү куәтен арттырачак. «Ә яңа технологияләр куллану буенча Чаллы хәзер дөнья лидерларыннан калышмый», – диләр «Чаллы Икмәге»ндә. Бу инвестицион проектка ярты миллиард сум акча тотылган, проектны булдыруда Италия белгечләре дә катнашкан.
Элек мондый комплекста 10 кеше эшләгән булса, яңартылган җитештерү белән бер генә белгеч идарә итә. Элек предприятие тәүлегенә 80 тонна он җитештерсә, хәзер ике тапкыр күбрәк – 150 тонна. Энергия сарыф итү дә күпкә кимрәк, бу җитештерүне 22 процентка экономияле итәргә булыша.
Тегермән комплексын модернизацияләү нәтиҗәләрен шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бәяләде.
– «Чаллы Икмәге» компаниясендә барлык икмәк эшләнмәләре үз базасында җитештерелә. Иген үстерүдән алып киштәгә кадәр – үзе чәчә, эшкәртә һәм сата. Шундый зур проектның тормышка ашырылуына чын күңелдән шатбыз. Шиксез, бу – җитәкченең һәм бөтен коллективның зур хезмәте. Чаллы һәм бөтен Кама аръягы төбәге өчен бу бик мөһим: безне иң кирәкле продукт белән тәэмин итүче компания актив үсә. Бу – өстәмә инвестицияләр, яңа салым түләүләре һәм, иң мөһиме, икмәк эшләнмәләренең югары сыйфаты дигән сүз, – дип ассызыклады Наил Мәһдиев.
Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, «Чаллы Икмәге – республикабызда ипи җитештерүче иң зур предприятие. «Бу – Россиядә дә иң заманча предприятиеләрнең берседер. Монда энергия саклый, чыгымнарны киметә торган технологияләр кулланыла, онның чыгышы да, сыйфаты да иң югары дәрәҗәдә. Шуннан чыгып, без икмәгебез тагын да тәмлерәк булыр һәм кулланучылар моңа югары бәя бирер дип көтәбез», – диде министр.
Багетлар, катлы камыр, төрле икмәк һәм кондитер эшләнмәләренә махсус он җитештерү өчен җиһазлар сайлаганда иң югары технологияләргә басым ясалган.
«Моның белән генә тукталып калырга җыенмыйбыз. Бу – зур проектның икенче чираты, кулланучылар киң кулланган спектрның бер өлеше, киләчәктә дә шул юнәлешне дәвам итәчәкбез», – дип белдерде предприятиенең генераль директоры Рафаэль Юнысов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев