Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа туган сабыен чүп савытына ташлаган

Баласын ул табиблар ярдәменнән башка, өендә тапкан.

Мәскәүдә яшәүче 38 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше кузгатылды. Ул баласын үтерергә теләүдә гаепләнә.

Яшь әни өендә бала таба һәм аннан җиңел генә котлырга була. Сөлгегә төрелгән сабыйны пакетка салып, подъездның икенче каттагы чүп савытына ташлый. Бәхеткә, чүп савыты көнкүреш калдыклары белән тыгылган була. Бала аска төшеп китми - кысылып кала. Подъезд идәнендә кан эзләрен күреп алган йортта яшәүчеләр хокук сакчыларын чакырта.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Сабыйга тиешле ярдәм күрсәтелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев