Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа зур автобусларның шәһәр маршрутларына чыгу вакыты билгеле

Бу хакта Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.

Хуҗалык җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә Чаллы мэры Наил Мәһдиев узган атнада булган мөһим вакыйгага тукталды.

Узган атнада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыга 44 яңа автобус тапшырды. Әлеге автобуслар Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән барлыкка килгән «Шәһәр җәмәгать транспорты паркын яңарту» федераль программасы» буенча алынды. Автобус бәясенең бер өлешен Татарстан хөкүмәте, яртысыннан артыгын өстәмә керемнәр хисабыннан шәһәр бюджеты түли. Бер автобус 14-17 млн сум тора. 

Шәһәр мэры Россия Президентына һәм ТР Рәисенә Чаллының автобус паркын яңартуга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдере.

Бүгенге көндә яңа автобусларга шоферлар алынган. Транспорт чараларын теркәү эшләре бара.

Наил Мәһдиев әйтүенчә, яңа автобуслар 9 декабрьдән маршрутларга чыга. Алар яңартылган маршрутлар буенча Мәләкс арьягы, 63, 65, 69нчы һәм 78нче микрорайон халкына  хезмәт күрсәтәчәк. Мэр автобус хәрәкәтләренең интервалын халык өчен уңайлы итәргә кушты. 

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Чаллыга барлыгы 135 зур автобус кайтарылды. 

Аларның 46 сы 2, 3, 5, 10, 13, 22, 26 маршрутлар буенча  йөри. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы мэры ТР Рәисе зур автобуслар