Янган йорт хуҗасы: «Янгынны күршенең бассейн суы белән сүндерделәр»
«Усадьба-2» бакчачылык ширкәтендәге янгын турында зыян күргән гаилә үзе сөйләде.
"Усадьба-2" бакчачылык ширкәтендә чыккан янгын нәтиҗәсендә күпбалалы гаилә йортсыз калды. Өйдән тыш, мунча, 2 гаражлары бер мизгелдә көлгә әйләнде.
"Бөтенесе дә бик тиз булды. Иремнең эштән кайтуына мунча яктым. Ул йорт белән тоташ. Бермәлне улым түбәдән төтен чыгуын әйтте. Ирем тизрәк мунчага таба йөгерде. Төтен бөтен бинаны камап алган иде. Мин 1, 3 һәм 15 яшьлек балаларны урамга чыгарырга ашыктым. Хәтта җылы киемнәрне дә алып тормадык. Зур улым балаларны күршеләргә алып кереп китте. Ул төнне шунда кундык", - дип сөйләде Алсу Мостафина.
Мостафиннар милекләрен, кызганычка каршы, иминиятләштермәгән. Янда тагын бер участоклары бар. Анда да төзелгән гараж янган. Ярый, төзелүче йортка зыян килмәгән.
"Ул йортны сатуга дип төзегән идек. Калган эшләрне бетереп, үзебез яшәчәкбез инде. Нишлисең?! Шундый бәлагә тарырбыз дип кем уйлаган?! Ярый әле исән-сау калдык. Янгын төнге якта чыккан булса, бөтенебез дә янып беткән булыр идек", - ди хуҗабикә.
Әлеге ситуациядә бакчачылык ширкәте рәисе гаебе дә бар дип саный ул. "Янгын гидрантлары да юк. Ярый әле күршенең бассейнында су булды. Икенче участоктагы йортыбыз да янып беткән булыр иде. Бакчачылык ширкәте рәисе Әлфия Хәйруллина шундый әйберләрне дә кайгыртмый. Газ да керттерми. Йортларыбызны үзебез ягып җылытырга мәҗбүр", - ди ул.
Социаль челтәрләрдә ягында зыян күргән Мостафиннар гаиләсенә матди ярдәм җыю игълан иттеләр. Балаларга кием-салым да кабул ителә.
"Шулхәтле күп кием-салым китерәләр. Хәтта карарга да җитешмим. Кичә үк акчалата ярдәм итә башладылар. Халыкның битараф булмавы шаккаттыра. Пенсионерлар да соңгы акчаларын, 200 сум булса да дип җибәрәләр. Аларга без бик рәхмәтле", - ди Алсу.
Мостафиннар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен телефон номеры: 8(960) 065-85-33 (Сбербанк) - Алсу Мостафина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев