Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Янгында ир-ат үлгән

Аңа 40 яшь булган.

Кеше үлеменә китергән янгын Түбән Камада булган. Гараж-төзелеше кооперативындагы сакчы будкасындагы ир-ат вафат булган.
Первопроходцев урамындагы 34а бинасында чыккан янгынны 12 минут эчендә сүндергәннәр. 15 кв. метр мәйданга зыян килгән. 

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча хезмәте хәбәр итүенчә, янгынның сәбәпләре тикшерелә. 
Кичә Татарстанда 22 янгын сүндерелгән. Аның 14ендә коры үлән яндырылган. 

Исегезгә төшерәбез, 14 апрельдән 11 майка кадәр Татарстан халкына табигатьтә учак ягарга, урманга якын урыннарда шашлык кыздырырга ярамый. Бу вакытта янгынга каршы махсус режим гамәлдә.

Фотолар РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсеннән алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 01 янгын ут мчс коткару үлем-китем