Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Янгында зыян күргән эшмәкәр: «СВОга киткән улымнан хәбәр юк»

Ана кеше бизнесын башларга ярдәм сорый.

Әлеге аянычлы язмышны бүген шәһәр хакимиятендә узган очрашуда сөйләделәр. 

"Моннан берничә ел элек эшмәкәр хатынның фатиры янган иде. Хәзер "Гараж 500"дә янгын чыгып, бөтен бизнесы юкка чыкты. Ул арендалы фатирда яши. Пенсиясе 10 мең сумнан бераз артык. СВОга улын да озатты. Инде 2 ай аннан хәбәр юк. Ул  нишләргә белми" - ди инициатив төркемдә торучычылар . 

Эшмәкәр башкарма комитетка янгын буенча анкетасын китергән булган. Тик кабул итмәгәннәр. Бүген аны шәхсән башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлаховка тапшырдылар. 

"Зыян кргән эшмәкәр белән аерым эш алып барылачак. Хәтта хәрби комиссариатны да эшкә җигәчәкбез", - диде мэр Наил Мәһдиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев