Яр буе паркында бала егылып бавырына зыян килгән - операция ясаганнар
Якыннары табибларга рәхмәт укый.
Яр буе паркындагы «Лесное» күлендә бала егылып төшеп имгәнә. Ашыгыч ярдәм машинасы белән аны авыр хәлдә КДМЦга алып китә. Баланың бавырына зыян килгәнлеге, кан сава башлаганлыгы ачыклана. Аңа ашыгыч рәвештә операция ясыйлар.
Сабыйның якыннары социаль челтәрләрдә хирургия бүлеге мөдире Равил Нәкыйпов, табиб Сәйдәш Шакиров һәм аның командасына, хирурглар һәм шәфкать туташларына рәхмәтләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев