Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр буенда зур тизлек белән машинада йөргән егетне ачыкладылар

Ул - 18 яшьлек егет.

Төнге якта Табеев исемендәге яр буеннан машинасында кызулап йөргән ир-атның шәхесен ачыкладылар. Ул 18 яшьлек егет. Автомобиль йөртү таныклыгы алуына нибары 1 ай.

Исегезгә төшерәбез, Чаллы инспекторлары шәһәр халкына егетне табуда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать белән чыккан иде (бу хакта монда язылган). Шаһитлар төшергән видеода егетнең зур тизлек белән велосипедчылар һәм җәяүлеләр юлыннан узып китүе чагыла, тик номерлары гына укылмый иде. Шәһәрдәшләрнең берсе юл кагыйдәләрен бозучыны ачыклауда ярдәм итте.

"Узышчы" егеткә административ протокол төзелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев