«Яр Чаллы» мәчете каршында тукталыш павильоны булачак
Урау юллар узарга туры килмәячәк.
Беренче автомобиль юлында урнашкан хай-тек стилендәге "Яр Чаллы" мәчетенә барып җитү өчен урау юллар узарга туры килмәячәк. Трамвай юлы янында тукталыш павильоны ясыйлар. Мәчеткә кадәр сукмак та салынды.
Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин төзелеш барышын карап кайтты. Әлеге тукталышны булдыруда шәһәр хакимиятенә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәтләрен белдерде.


Чаллы мөхтәсибәте фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев