Яр Чаллыда 2 нче «Алсу» балалар бакчасы яңартылды
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда 2 нче «Алсу» балалар бакчасы яңартылды

Бина 37 ел элек, 1989 елда төзелгән, бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән.

Белем бирү инфраструктурасын яңарту «Яшьләр һәм балалар» милли проектыкысаларында башкарылды. Мәктәпкәчә учреждение Комсомол районы территориясендә, шәһәрнең 32 нче микрорайонында урнашкан. Анда 250 бала йөри. Биредә 12 төркем, алар арасында дүрт ясле төркеме.

Бинаның мәйданы 4 мең кв. м чамасы, ә җир участогының – 9 400 кв. м диярлек. Төзүчеләр кыска срок эчендә тиз һәм сыйфатлы рәвештә буяү эшләрен, түбә ябу, фасадны яңарту, яңа ишекләр һәм тәрәзәләр монтажлау, канализация, җылыту, су белән тәэмин итү, вентиляция, электр белән тәэмин итү эшләрен башкарган. Балалар бакчасы территориясендәге мәйданчыклар да ремонтланган.

2 нче «Алсу» балалар бакчасы мөдире Гөлүсә Гыйләҗева билгеләп үткәнчә, уңай үзгәрешләр бинаның тышында гына түгел, ә эчендә дә булган: мәсәлән, ашханәдә һәм кер юу бүлмәсендә яңа җиһазлар барлыкка килгән.

 

Бинаның диварларын матур рәсемнәр бизи
Бинаның диварларын матур рәсемнәр бизи

 

Музыка залы да яңартылган
Музыка залы да яңартылган

 

 

 

«Микрорайон халкы яңа балалар бакчасына ия булды дип әйтсәк була. Монда тәрбия һәм укыту ике телдә – рус һәм татар телләрендә алып барылуы бик мөһим. Телләрне укыту һәм мәдәният белән танышу иң югары дәрәҗәдә оештырылган.Без республика җитәкчелегенә һәм төзүчеләребезгә кыска вакыт эчендә безгә, Яр Чаллы халкына, шундый искиткеч бүләк ясаганнары өчен ихлас рәхмәтлебез», – дип билгеләп үтте шәһәр мэры Наил Мәһдиев.


детский сад капремонт

Нет комментариев