Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ярминкәләр гөрли

Ел башыннан Чаллыда төрле юнәлештәге 101 ярминкә оештырылган.

Аларда башлыча Татарстан товар җитештерүчеләре сәүдә итә. 
52 авыл хуҗалыгы ярминкәсе булган. Аларда 2,8 тонна азык-төлек сатылган. Ярминкәләр «Төзүче» стадионында, ипподромда һәм «Южный» агросәнәгать паркында һәр атнаның шимбә көнендә 8-15 сәгатьләрдә эшли. 
17,18, 24,25 декабрьдә исә каз ярминкәләре була. Матбугат чараларында кәбестә аз дигән хәбәрләр таралган иде. Башкарма комитетның сәүдә һәм куллану базары идарәсе башлыгы Рәисә Солтанова борчылырга урын юк дип искәртте. «Шәһәрдә кәбестәгә кытлык булмас. Алабуга, Чуашия, Мордовия һәм башка төбәкләрдә кәбестәдән мул уңыш алынган. Фермерлар белән шәһәрнең сәүдә нокталарын, ярминкәләрне кәбестә белән тәэмин итү турында килешүләр төзелә», – диде.
Шәһәр халкын бәрәңге белән тәэмин итүгә Тукай районы фермеры Минталип Миңнеханов зур өлеш кертә. Ул шәһәр халкына 4200 тоннадан артык бәрәңге һәм башка яшелчәләр сатарга әзер. 
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев тә яшелчә, кәбестә кытлыгы булмас дип ышандырды. «Татарстанда кәбестәгә кытлык юк. Бакчачылык ширкәтләрендә дә уңыш мул. Без санитар кагыйдәләргә туры китереп, халыкка үз товарларын сатарга мөмкинлек тудырабыз», - диде мэр. Сүз уңаеннан, ярминкәләрдә сыйфатлы ризыклар сатыла. Быел аларда узган елга караганда 40%ка артык товар сатылган. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 25 декабрьгә кадәр дәвам итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярминкә