Чаллыда ярминкәләрдә 573 тонна бәрәңге сатылган
Бу хакта сәүдә һәм куллану базары бүлеге башлыгы Рәисә Солтанова хәбәр итте.
Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 3,9 тонна азык-төлек сатылган. Башкарма комитетның сәүдә һәм куллану базары бүлеге башлыгы Рәисә Солтанова әйтүенчә, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 28 процентка артык.
Шәһәрдәшләр 573 тонна бәрәңге, 291 тонна суган, 113 тонна кишер, 98 тонна кәбестә һәм 71 тонна чөгендер сатып алган.
Исегезгә төшерәбез, Чаллыда ярминкәләр «Төзүче» стадионы, «Южный» агросәнәгать паркында атна саен шимбә көннәрендә була.
Ярминкә мәйданнарында Менделеевск, Әгерҗе, Минзәлә, Актаныш, Мөслим, Сарман һәм Тукай районнары авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре сәүдә итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев