Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшь Ленинчылар бульварында көн саен кино күрсәтәчәкләр

«ТРда елның иң яхшы җирле иҗтимагый үзидарәсе» конкурсында җиңгән ТОС рәисе планнары белән уртаклашты.

"ТРда елның иң яхшы җирле иҗтимагый үзидарәсе" республикакүләм бәйгесендә "Надежда" ТОСы 1 млн сум яулады.

"Дүртенче тапкыр катнашабыз һәм дүртенче тапкыр беренче урынны яулыйбыз. Безнең өчен бу - зур сөенеч. Республикада 4 ел рәттән беренче урын алучылар безгенәдер (көлә)", - ди "Надежда" җирле иҗтимагый үзидарә рәисе Венера Наумкина.

Конкурска ТОС эшчәнлеге, башкарылган эшләр, халык белән мөнәсәбәтләр турында тәфсилләп язарга кирәк була. Венера Наумкина җитәкчелегендәге иҗтимагый үзидарә жюри әгъзалары белән югары бәяләнә. Хәзер ТОС рәисе акчалата призны куллану буенча планнар кора. 

"27 колмпекста уңайлыклар тудыру, ямьләү турында уйлыйбыз. Яшь Ленинчылар бульварында фильмнар күрсәтү өчен экран, проектор сатып алырга хыялланабыз. Моңарчы җиһазларны гел мәктәптән сорап тора идек. Уңайсыз иде. Аннан соң 27/20 йорты янында зур чыршыбыз үсә. Аның янында ел да яңа ел бәйрәмнәрен уздырабыз, тимераякта шуабыз. Шул территорияне матурлап, уңайлы итеп ясарга иде. Кайбер комплексларга тренажёрлар да алып куясыбыз килә", - ди ТОС рәисе Венера Наумкина. 

Әлеге планнарны тормышка ашыру буенча ТОС рәисе җирле иҗтимагый совет әгъзалары, йорт өчен җаваплы шәһәрдәшләр белән очрашып сөйләшәчәк. 

Фото "Надежда" территориясе Советы" рәисе Венера Наумкинадан алынды  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев