Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшьләр белән эшләүче иң яхшы тренер ул!

Казанда татарча милли көрәш буенча герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уздырылган турнирны ачу тантанасында 2023 елның көрәш сезонына нәтиҗәләр ясалып, иң яхшы командалар, көрәшчеләр, тренерлар, журналистлар бүләкләнде.

Алар арасында югары категорияле тренер, Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Илгиз Вәгыйз улы Шәмсевалиев та бар. Аңа «2023 ел нәтиҗәләре буенча яшьләр белән эшләүче иң яхшы тренер» дигән мактаулы исем бирелде. 

Илгиз Вагыйзович тренер булып 31 ел эшли. 

– Чемпион егетләрем белән чын мәгънәсендә горурланам. Алар барысы да алтынга тиң! Хәтерлим, 1993 елдан миндә шөгыльләнгән егетләр Татарстан чемпионатында җиңү яулаганнар иде. Шуннан соң 30 ел вакыт узган. Көрәштә тонуста тору мөһим. Шунсыз булмый. Үз өстеңдә даими эшләргә кирәк – бары тик шул вакытта гына югары нәтиҗәләргә ирешеп булачак.  

60 яшем тулгач ТР Дәүләт Советы депутаты, «Профит» компанияләр төркеме генераль директоры Марсель Мингалимов мине котлап: «Инде картайдым, китәрмен дип уйлый күрмә! Әле тагын ун ел тренерлык белән шөгыльләнергә була. Бернинди дә таркаулык булмасын, чемпионнарны ничек тәрбияләдең, алга таба да шулай дәвам ит!» – дигән иде. Һәм, беләсезме, шул сүзләр мине канатландырды, яңа көч бирде. 

Хәзерге вакытта Чаллының 2нче татар гимназиясендә һәм «Витязь» спорт комплексында көрәш секцияләре алып барам. Спорт мәктәбенә башлыча 16-17 яшьлек яшүсмерләр килә, монда шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр дә күбрәк. Алар шуңа кызыга. Биредә атаклы көрәшчеләр тренировкаларга йөри, аннары мунча, душ кабиналары бар. Гимназиядә исә 1нче сыйныфтан соң тренировкаларга йөри башлыйлар. Гомумән, 60лап кешене көн аралаш көрәш серләренә төшендерәм. Араларында булачак чемпионнар бар. Андыйларны бер күрүдә үк сизеп алам. Булачак чемпионнарның потенциаллары да югары. Аннары тагын бер сөенеч – соңгы биш елда без көрәшчеләрнең әти-әниләре белән тагын да тыгыз элемтә урнаштыра алдык. Алар минем киңәшләргә колак сала, малайларның ашауларына, витаминнар куллануына да аерым игътибар бирә башладылар. Чемпионнарны бергәләп тәрбиялибез, – ди атаклы тренер.

/ Фото шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев