Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бии-бии чүп җыючы шәһәрдәш йолдызга әйләнде

«Үземне 20 яшьлек итеп хис итәм», - ди ул.

Чаллыда Яшьләр көнендә бии-бии чүп җыйган Илья Ильин бер мизгелдә йолдызга әйләнде. Видео социаль челтәрләрдә таралып, күп караулар җыйды. Дәртле шәһәрдәшебез «Мәдәният һәм ял итү паркы»нда эшли. Ике атнадан 65 яше тула.

Илья Петрович тумышы белән Аксубай районыннан. Чаллыга 2 ел элек күченеп килгән. Монда ике кызы яши. 20 ел математика укытучысы булып эшләгән. Милициядә дә хезмәт куйган. Травма алып 13 ел буе урын өстендә яткан. Әмма көч табып аягына баскан. Бүген ул шәһәрне яшелләндерү белән шөгыльләнә. Аны Азатлык мәйданында очратырга була. Анда да ул һәр иртәмне биюдән башлыйм ди. 

«Оҗмахка эләккән сыман. Сөенеп эшлим, кешеләр белән аралашам. Җитмәсә, моның өчен акча да түлиләр. Яшем бар. Әмма үземне мин бер дә карт итеп хис итмим. Һаман 20 яшьтәге сыман», – ди.

Күтәренке рухлы Илья Петрович игътибарсыз калмады. «Мәдәният һәм ял итү паркы» җитәкчелеге аңа - музкаль колонка, шәһәр хакимияте катамаранда йөрүгә билет һәм кулдан ясалган агач сәгать бүләк итте. 

Фотолар шәһәр хакимиятеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев