Яшүсмерләрне җинаятькә этәргән
Аңа нинди җәза бирелде?
Бер ир-ат Тукай районында диверсияләр оештырган. Акча өчен ул җинаятькә биш үсмерне җәлеп иткән, аларның иң кечесенә нибары 13 яшь булган. Алар бергәләп өч автомобильгә һәм тимер юлда реле шкафына ут төрткәннәр.
Суд хөкем карары чыгарган. Оештыручыны 17 елга төрмәгә озатканнар, ә аның балигъ булмаган хезмәттәшләре бишәр елга тәрбия колониясенә җибәрелгән. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы республикада үсмерләрне шундый диверсияләргә вак-төяк акча өчен вербовкалау очраклары артуын билгеләп үтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев