Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Язгы бозның ястык калынлыгына да ышанмагыз!

Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе Чаллыдагы куркыныч урыннарны әйтте.

Март 30 градуслык салкыннары белән шаярып алса да, синоптиклар инде бүгеннән көннәр җылыта дип сөендерде. Атна дәвамында Чаллыда термометр баганалары көндезен +2…+4 градуска кадәр күтәреләчәк.
Көннәр җылыту белән Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләренең эше бермә-бер артты – сулыкларда патруль көчәйтелде.

«Иң куркыныч урын ул – Түбән Кама ГЭСы буасының түбән бьефы. Анда ачык сулы участоклар бар, боз аерылып китү куркынычы да зур. Көчле суыкларда да Элеватор Тавы, Чаллы Яр коттеджлар поселогы, «Навигатор», шәһәр пляжы, 48нче комплекстагы яр буенда да куркыныч урыннар җитәрлек. Кайбер урыннарда туңмый торган чишмәләр бар, су асты агымнары һәм үсемлекләр күп булган участоклар да шактый. Кояш актив булган чакта бозның катламы үзгәрә, ярылу ихтималы арта. Мәләкәс елгасында, «Жемчужина» шифаханәсе тирәсендә, 10/70 йорты янында, Элеватор тавы янында җәяүлеләр йөри торган участоклар бар. Бу урыннарда да сак булырга кирәк, урау юл озын булса да, куркынычсыз маршрутны сайларга киңәш итәм», – дип аңлатты Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәре Зиннур Мостафин. 

Инспекторлар патруль барышында бозның калынлыгын һәрдаим үлчәп торалар. Хәзер бозның өслеге тигез түгел, шуңа калынлыгына ышаныч юк. Моннан тыш, физик затларга калынлыгы 7 см-дан да ким булган бозга чыккан өчен 1,5 мең сум күләмендә штраф яный.
ГИМС хезмәткәрләре бозга бернинди техникада да чыкмаска куша. Әти-әниләргә дә балаларына игътибарлы булырга куша. 

«Кечкенәләр, яшүсмерләр яңа хис-кичерешләр алырга, селфи ясарга боз өстенә чыгарга яраталар. Әмма бу һәлакәткә китерергә мөмкин, мондый «уеннар» белән мавыкмасыннар иде», – дип кисәтте Зиннур Мостафин.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исә республикакүләм киңәшмәдә язгы ташуларга әзерләнергә кушты.
Артык күп яуган карны исәпкә алып, Татарстанда катлаулы язгы ташулар көтелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, кар капламындагы су запасы нормадан 1,5–2,5 тапкырга артык. Мондый хәл Зөя, Казансу, Мишә һәм Шушма елгалары бассейннарында күзәтелә.


Татарстан Рәисе муниципаль берәмлекләр башлыкларына, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Транспорт министрлыгы, Төзелеш министрлыгы, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчеләренә профилактик чаралар күрергә кушты. Болар: карларны җыештыру һәм чыгару, суүткәргеч торбаларны һәм су басу куркынычы астында булган юлларның яңгыр суы агып төшү участокларын чистарту, су агызу каналларын төзекләндерү. Гидротехник корылмалар да контрольдә булырга тиеш.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яз ташу гимс су мчс урам коткару елга