Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Язучылар Тукай премиясенә шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаны тәкъдим иттеләр

Чаллы язучылары узган елга йомгак ясады: «Бездә иҗат кайнап тора!»

Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театрында Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге еллык эшенә нәтиҗә ясады. Бу традицион чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов, Чаллы мэры ярдәмчесе Рамил Хәлимов һәм башка дәрәҗәле кунаклар, Чаллыдан һәм Чаллы бүлегенә караган шәһәр-районнардан җыелган күренекле язучылар, әдәби берләшмә әгъзалары катнашты. 
Җыенны Факил абый Сафин еллык йомгак белән башлап җибәрде. Ул ел дәвамында узган юбилейларны, иҗат кичәләрен, китап презентацияләрен, каләм ияләрен берләштергән башка әдәби-мәдәни чараларны барлап чыкты. Һәм аларны оештыруда һәрвакыт ярдәм күрсәтеп килүче Чаллы шәһәре җитәкчелегенә, урын белән тәэмин итүче мәдәният оешмаларына, матди ярдәм күрсәтүче спонсорларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. 
Күренекле шагыйрь Данис абый Хәйруллинның юбилее Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы Татар дәүләт драма театрының зур залында, яшь шагыйрә Гөлназ Җаббарованың яңа чыккан китабын тәкъдим итү кичәсе «Шатлык» яшьләр үзәгендә, Фатих Кутлуның татар телендә чыккан китабының презентациясе Чаллы шәһәре үзәк китапханәсендә узды, –  дип санап китте ул.  
Шунысы да игътибарга лаек, безнең Чаллыда узган юбилейлар, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Хәмитович сүзләре белән әйтсәк, исем өчен генә оештырылмый. Шул ук Данис абыйның юбилеен искә алсак та, кичәгә кадәр Чаллының 20ләп мәктәбендә язучылар белән очрашулар узды, бу очрашуларда бөтен республикадан 80гә якын язучы катнашты!  
Күркәм традицияләрнең тагын берсе – Чаллы язучылар бүлеге ел саен кайсы да булса районга сәфәр оештыра. Быел да без язучылар, журналистлар фронтовик-шагыйрь Хабра Рахманның туган ягына - Балтач районына барып, шагыйрьнең якташлары белән очрашып кайттык. 
Җыенда бик кызыклы тәкъдимнәр яңгырады. Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе Ркаил Зәйдулла мисал өчен язучыларның юбилей кичәләрен берләштереп, декада итеп үткәрергә киңәш итте. Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил абый Сафин җыенга язучыларны гына түгел, район-шәһәрләрдә һәм Чаллы мәктәпләрендә эшләүче әдәби берләшмәләрне дә чакырган иде, ул әдәби берләшмә җитәкчеләрен Татарстан Язучылар берлегенә шәрәфле әгъза буларак кабул итү мәсьәләсен күтәрде. 
Безнең Уставта бу каралган, – дип искәртте Ркаил Зәйдулла. 
Чаллы мәктәпләрендәге әдәби берләшмәләргә, балаларны татар телендә иҗат итүгә тартучы мәктәпләргә, бүген иҗат белән шөгыльләнүче балаларга аерым игътибар күрсәтелде. 

Җыенга балаларны да чакыруыгызга без бик сөендек, –  диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Хәмитович. – Бу безнең шушы иҗади мохит киләчәктә дә дәвам итсен өчен кирәк.  
Чаллыда яшьләрне иҗатка тартуга игътибар чыннан да зур – узган ел, мисал өчен, иҗатчы балаларны бүләкләү өчен «Чаллы икмәге » АҖ генераль директоры  Рафаэль Юнысов бер миллион сум акча биргән. Чарада тагын бер фикер яңгырады әле – язучы Рәкит Аллабирде, шулай ук хәйриячеләр ярдәме белән, әдәби берләшмәләрдә шөгыльләнүче балаларның китапларын чыгару тәкъдимен күтәрде.
Җыенда ике яшь автор – драматург Артур Шәйдуллин һәм шагыйрә Гөләндәм Галиева Татарстан язучылар берлегенә әгъза итеп тәкъдим ителде. 
Татар язучыларының әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнүче Вера Хәмидуллина язучыларны халыкара бәйгеләрдә катнашырга чакырды. Һәм тагын бер мөһим фикер әйтте – кызганычка каршы, бүген тәрҗемә эшенә игътибар (ихтыяҗ дисәк тә була)  зур түгел икән. Гәрчә, ул язучыларның үзләрен кызыксындырса да. 
Җыенның иң мөһим өлеше азакка калган иде - язучыларны иҗатлары, ягъни нәшер ителгән китаплары өчен премияләргә тәкъдим иттеләр. Гаяз Исхакый премиясенә Вәрис Гали белән Фәтхулла Абдуллин кандидатуралары чыгарылды. Рәшит Бәшәр яңа басылып чыккан шигырь китабы өчен Һади Такташ премиясенә тәкъдим ителде. Фатих Хөсни премиясенә кандидатлар шулай ук икәү булды - Лира Ибраһимова белән Фәрит Имамов, Җамал Вәлиди премиясенә - Рәзинә Мөхияр.  Тукай премиясенә «Мәйдан» журналының җаваплы сәркәтибе Лилия Гыйбадуллина тәкъдим ителде.
 Чаллы бүлеге язучылары әлеге тәкъдимне бертавыштан хуплады. Шулай итеп, быел Чаллы Тукай премиясенә әле яп-яшь, иҗат дәрте ташып торган шагыйрьне чыгарды. Бу – күптән көтелгән уңай тенденция инде.
Чаллы бүлегенең эшчәнлеге исә шулай ук бертавыштан яхшы дип билгеләнде. 
Ризидә Рәхмәтуллина.


  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лилия Гыйбадуллина Чаллы язучылары Тукай премиясенә кандидатлар Ркаил Зәйдуллиа