Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Идарә итү компанияләренең рейтингы билгеләнәчәк

Хакимияттә күпфатирлы йортлар советы һәм өй буенча җаваплылар катнашында "Куллану рейтингын формалаштыру максатында, идарә итү компанияләренең эшчәнлеген бәяләү" дигән темага семинар-дәрес булды. Мәскәү икътисад институты баш белгече Татьяна Лыкова идарә итү компанияләренең иҗтимагый рейтингын төзү методикасы белән таныштырды һәм анкета үткәрү тәртибен аңлатты. Анкета үткәрүнең нәтиҗәсе буларак, түбәндәге сыйфатлар буенча...

Хакимияттә күпфатирлы йортлар советы һәм өй буенча җаваплылар катнашында "Куллану рейтингын формалаштыру максатында, идарә итү компанияләренең эшчәнлеген бәяләү" дигән темага семинар-дәрес булды. Мәскәү икътисад институты баш белгече Татьяна Лыкова идарә итү компанияләренең иҗтимагый рейтингын төзү методикасы белән таныштырды һәм анкета үткәрү тәртибен аңлатты.

Анкета үткәрүнең нәтиҗәсе буларак, түбәндәге сыйфатлар буенча Чаллы идарә итү компанияләренең рейтингы билгеләнәчәк:

- чикләнмәгән күләмдәге кулланучыларга җибәрелә торган мәгълүматның сыйфаты;

- күпфатирлы йортлар белән идарә итү килешүләрен үтәү буенча күрсәтелгән хезмәтләренә халык карашы.

Торак-коммнуаль хуҗалыгы өлкәсенә кагылышлы тагын бер яңалык -Шәһәр башкарма комитетының энергетика бүлеге башлыгы Радмир Биктаһиров исәпләү приборлары мәгълүматларын иң кулай тапшыру ысулын тәкъдим итә. Ягъни идарә итү компаниясе белгечләре сезнең йорт буенча гомуми исәпләү приборлары саннарын биргән көнне барлык фатир хуҗалары да шәхси мәгълүматларын тапшырса, гомумйорт буенча куллану бәяләре бермә-бер түбән булачак, дип инандыра баш белгеч.

Дәүләт хезмәт күрсәтү һәм шәһәр исәпләү үзәге эшчәнлеген тәэмин итүче программачылар әйтүенчә, 23еннән алып 25енә кадәр портал сайтында еш кына өзеклекләр булып ала. Чөнки бөтен халык саннарын шул көннәрдә җибәрергә тырыша. 200 мең фатирдан 45 меңе генә интернет аша прибор күрсәткечләрен тапшыра алуын белгечләр шуның белән аңлата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев