Идарә итү компаниясе махсус хәрби операциядә катнашучыга 815 мең сум акча түли
Яңалыклар тасмасы

Идарә итү компаниясе махсус хәрби операциядә катнашучыга 815 мең сум акча түли

Нәрсә өчен?

Чаллы прокуратурасы махсус хәрби операциядә катнашучының «Электротехниклар» идарә итү компаниясенә карата шикаятен карады. 

Агымдагы елның 5 январында хәрби Академик Королев урамындагы йорты янындагы җәяүлеләр юлында таеп егылып аягын сындыра. 

Ир-ат ы икенче көнне генә травпунктка мөрәҗәгать итә. Аның балтыр сөяге сынган булып чыга. Аның егулын урамдагы камера теркәгән. Травма нәтиҗәсендә ир-ат икенче төркем инвалид була. 

 Тикшерү идарә итү компаниясенең терериторияне җыештыруны тиешенчә башкармавын ачыклый. Прокуратура кимчелекләрне бетерүне таләп итә һәм ир-атка зыяннын түләтү турында судка мөрәҗәгать итә.

Суд «Электротехниклар» идарә итү компаниясеннән зыян күрүчегә 15 мең сум материаль зыянны һәм 800 мең сум мораль зыяннын түләтү турында карар кабул итте. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


МАХСУС хәрби операция суд хөкем Идарә итү компаниясе

Нет комментариев