Идарә итү компаниясенә – 100 мең сум штраф
Яңалыклар тасмасы

Идарә итү компаниясенә – 100 мең сум штраф

Җитешсезлекләр 2 йортта ачыкланган.

Чаллының «Электротехниклар» идарә итү компаниясенә 100 мең сум штраф салганнар. Дәүләт торак инспекциясе хәбәр итүенчә, идарә итү компаниясе кайнар су бирү кагыйдәләрен даими бозган. Нәтиҗәдә 62/12,  62/17 йортларында яшәүчеләр зыян күргән. 
Узган атнада торак инспекциясе адиминистратив хокук бозулар буенча 68 беркетмә төзегән, 1,3 млн сумга 45 штраф салган. 
Фото Дәүләт торак фондыннан алынды
 


акча штраф

Нет комментариев