Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җиде кешене үтерүдә шикле Ильмира Гарданованы суд залында кулга алдылар

Хатынга 13 ел һәм 3 айга ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Бүген Татарстан Югары судында Тукай районы Сәет авылындагы янгында 7 кешене үтерүдә шикле Ильмира Гардановага карата җинаять эше буенча утырыш булды. Ильмира Гарданованы суд залында кулга алдылар һәм хөкем ителүчеләр камерасына керттеләр. 

Сигез присяжныйның җидесе Гарданованы җиде кешене үтерүдә гаепле дип санады. Исегезгә төшерәбез, Тукай районындагы янгын узган елның 18 июнендә чыккан иде. Анда Ильмираның 4 баласы, ире, әнисе һәм абыйсы вафат булды. 

Тикшерүчеләр фикеренчә, Ильмираның әнисенең спиртлы эчемлекләр куллануына ачуы килгән. Әнисе исә кызын өйне җыештырмауда гаепләгән. Алар арасында низаг килеп чыккан. Шуннан соң Ильмира барсының да йокыга киткәнен көткән дә зал һәм аш бүлмәсенә тиз кабынып китә торган сыеклык сибеп, ут төрткән. Нәтиҗәдә, искә агуланып 7 кеше, шул исәптән 4 балигъ булмаган бала вафат булды. Монда язган идек.  Ильмира исә янгынчыларны да чакырмыйча, янгынны тыныч кына күзәтеп торган…

Судта прокуратура вәкиле Ильмира Гарданованы 13 ел һәм 3 айга гомуми режимдагы төзәтү колониясенә җибәрүне сорады. 

Фото: «Вечерняя Казань» газетасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд, полиция Ильмира Гарданова Тукай районы Сәет авылында янгын