Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Июньдә өстәмә ял көне булырга мөмкин

Кемнәр өчен?

Дәүләт Думасы депутаты 1 июньне барлык балалы ата-аналарга ял көне итәргә тәкъдим итте. Бу ял көнен гадәти эш көне кебек, уртача хезмәт хакы нигезендә түләү күздә тотыла.

"Балаларны яклау көне – ата-аналар балалары белән бергә булырга тиешле көн. Гаилә табигатькә чыга, паркка бара, үзләре теләгәнчә теләсә ничек вакыт үткәрә ала. Мин 1 июньне балалы ата-аналар өчен даими рәсми ял көне дип игълан итәргә тәкъдим итәм," – ди халык ышанычлысы.

Депутат фикеренчә, бергә көн үткәрү гаиләләрне ныгытачак.

Тәкъдим авторы Панеш аңлатып узганча, Хезмәт кодексының 112нче статьясына яңа бәйрәм ял көне өстәп, үзгәреш кертергә тәкъдим ителә. Ләкин бу адым эш бирүчеләр тарафыннан каршылыкка очрарга мөмкин, дип саный ул.

Икенче, уңайлырак вариант – Хезмәт кодексының 262нче статьясын тулыландыру. Анда инде инвалид балалы ата-аналарга (айга дүрт көн) һәм авыл хатын-кызларына (айга бер көн) өстәмә яллар каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев