Июньнең соңгы көне яңгырлы була
Яңалыклар тасмасы

Июньнең соңгы көне яңгырлы була

Синоптиклар фаразы.

30 июньдә, Татарстанда яңгырлы һәм җилле көн көтелә. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда республикада аязучан болытлы һава булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, ә кайбер районнарда көчле яңгыр явачак.
Иртән һәм көндез секундына 8-13 метр тизлектәге төньяк һәм төньяк-көнбатыш җиле секундына 17-22 метрга кадәр җитә. 
Көндез Татарстанда 18...- 23, Чаллыда 19-21 градус җылы булачак. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


һава торышы кискен үзгәрә

Нет комментариев