Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ике яшендә үлгән малайга повестка китергәннәр

Булмас димә, дөнья бу.

Екатеринбургта яшәүче бер ханымның, 2 яшендә вафат булган улына, хәрби комиссариаттан повестка килгән. Бу хакта Е1.RU порталы хәбәр итә. 

Документта малайга 2023 елның 26 гыйнварында чакыру пунктына килергә кушканнар һәм килмәгән очракта җаваплылыкка тартылачагын әйткәннәр. Ана бу хәлне ачыкларга теләп, шәһәр хәрби комиссариатына мөрәҗәгать иткән. Комиссариатта хаталарын таныганнар һәм хатын алдында гафу үтенергә вәгъдә иткәннәр. 

Баксаң, малай турындагы мәгълүмат аларга паспорт өстәленнән килгән. «Улымның үлеме турындагы мәгълүматны без паспорт өстәленә тапшырдык, моны төгәл хәтерлим. Башка аналар үпкә, сагыш-әрнүләр кичермәсеннәр, күз яшьләре түкмәсеннәр өчен бу вакыйгага күз йомасым килмәде», – ди кабаттан яралары кузгалган кичергән ана.

Свердловск өлкәсенең Чкалов районы хәрби комиссариаты вәкилләре исә монда идарә итүче компания гаепле, дип белдергән. «ТСЖ биргән исемлекләр нигезендә без повестка язып салдык. Ә исемлекләрнең дөресме-түгелме икәнлекләрен оешмалар тикшерми. Монда хәрби комиссариатның бернинди гаебе дә юк», – дигәннәр.  
Фото: mk.ru 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция