Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Җил һәм юеш кар

Синоптиклар фаразлый, ГАИ кисәтә.

19 декабрьдә, республика территориясендә секундына 16 метрга кадәр җил, юеш кар яву һәм юлларда бозлавык булу ихтималы зур.

Һава температурасы 0 градус.

ГАИ хезмәткәрләре автомобиль йөртүчеләрне сак булырга чакыра.

Машина йөртүчеләргә тизлек режимын һәм дистанцияне сакларга, кискен маневрлар ясамаска һәм кинәт туктамаска киңәш ителә. Шулай ук юлларда күрү мөмкинлегенең начараюын, бозлавыкны да исәпкә алырга кирәк.

Җәяүлеләрне тиешле урыннарда гына юл аркылы чыгарга, шулай ук тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кайтара торган элементлар кулланырга чакыралар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Экология табигать чүп урам яшел урман һава пычрак смартфон Һава торышы