Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илдар Ханов скульптуралары яңа сулыш ала

Энтузиастлар бульварында төзекләндерү эшләре башланды.

Энтузистлар бульварында эшнең кызган мәле. Чаллының бер төркем рәссамнары тарихи мирас – “Пробуждение” композициясе скульптураларын төзекләндерә. Аларны 1984 елда Чаллының танылган архитекторы һәм скульпторы Илдар Ханов ясаган. Бүген алар таушалган хәлдә. Кайбер элементлары купкан. Төсен югалткан. Хәтта ярыклар да барлыкка килгән.

 

Объектта ТР рәссамнар Союзы әгъзалары үзләре эшли. Алар скульптураларның ташлары куптарылган урыннарына смальта ябыштыра. Эш барышын Татарстанның халык рәссамы, Россиянең атказанган рәссамы Владимир Акимов контрольдә тота. Яз көне ул ДОСААФ бинасындагы мозаиканы реставрацияләгән иде. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев ул вакытта эшен югары бәяләде һәм Энтузиастлар бульвары скульптураларын тәртипкә китерүдә дә катнашырга чакырды.

“Композициянең 20 проценты таушалган хәлдә. Төзекләндерү күптәннән кирәк иде. Монда халык күп йөри. Элегрәк ярыкларын цемент белән генә сылап киткәннәр. Скульптуралар бөтенләй төсен югалткан. Хәзер без тиешле технологияләрне кулланып эшләргә булдык. Соңыннан акрил лак белән каплаячакбыз”, - ди Владимир Акимов. 

Белгечләр яңгырсыз көнне генә эшли ала. Яңа гына ябыштырылган ташлар кимендә 3 көн кибәргә тиеш. Әмма яшьләр комачаулый икән. Төзекләндерү эшләре баруын күрә торып, скульптуралар өстеннән сикереп йөриләр, ябыштырган смальталарны куптаралар, дип борчыла рәссамнар. 

Хәзерге вакытта “Пробуждение” композициясенең 8 скульптурасы төзекләндерелә. Аларны тәртипкә китерүдә шәһәр иганәчеләренең өлеше зур. Әйтик, бер эшмәкәр смальта сатып алуга 200 мең сум биргән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: культура