Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Илназ Харисов: «Җырлап җиңгән акчага айфон һәм макбук алдым»

Чаллы мэры стипендиясенә лаек булды.

Шәһәрдәшебез, 29 гимназиянең 9 сыйныфында һәм Салих Сәйдәшев исемендәге 6 музыка мәктәбендә белем алучы Илназ Харисов Чаллы мэры стипендиясенә лаек булды. Мондый бүләк Укытучылар көне уңаеннан узган уку елын уңышлы тәмамлаган, Россия күләм, халыкара бәйгеләрдә катнашкан  10 талантлы егет-кызга бирелде.   Ул өч өлкә – сәнгать, спорт, җәмәгать эшчәнлегендә билгеләнә.
 Илназдан хис-кичерешләре, әлеге акчаны нәрсәгә тотарга уйлавы, киләчәккә планнары турында сораштым.
Шундый ук стипепендияне Илназ Харисов узган елны да алган иде.
–    12 мең сум түләделәр, аңа «Сәйлән» һәм башка зур бәйгеләрдә бирелгән акчаларны кушып үземә айфон алдым. Быел әле акчаны күчермәделәр, хәтта нинди сумма икәнлеген дә белмим. Шулай ук быел 29 гимназия укытучылары тәкъдиме белән Рафаэль Юнысов премиясенә лаек булу өчен дә гариза яздым, анда җиңү яулаган бәйгеләрем, уку буенча уңышларым турында  хәбәр итәргә кирәк иде. Сөенечемә, анда да үттем! Ул акчага әниләрем дә өстәп, үземә макбук алдым. Аны уку өчен дә, җырларга минусовкалар ясау өчен дә кулланам, бик уңайлы. Әле 2нче сыйныфта укыганда ук әниемә багышлап шигырь язган идем, күңелемдә шуңа туры килгән көй дә туды, хәзер төрле программалар ярдәмендә шуны язам. Бу уңышларым өчен мин баян буенча укытучым Елена Лобанова, вокал буенча укытучым Диләрә Камаловага бик рәхмәтле, ди яшь әңгәмәдәшем.
Бу уку елы Илназ өчен киләчәккә бәйле карар кабул итү чоры да. Аның музыка көллиятенә укырга керү теләге зур. Тик хәзерге вакытта аның тавышы табигый үзгәреш чоры кичерә. Шуңа аны сакларга, көчәнмәскә кирәк. Ә имтихан вакытында катлаулы музыкаль әсәрләр башкарырга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

5

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф конкурс җиңүче