Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илсөя Бәдретдинова - Башкортстанда "Ел кешесе"

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова Башкортстанда 4 көн рәттән тулы залда концерт куйды.

Җырчының концертына килүчеләр арасында, блогер Рөстәм Нәбиевтә бар иде."Хатын-кыз буларак сезгә күптән гашыйк идем. "Торып бас" җырыгыз белән кулларымда басып, тауларны яуладым. Хәлем киткән чакларда бу җыр миңа көч бирде. Концертыгызны карагач иҗатыгызга да гашыйк булдым", - диде ул.

Җырчының кичәге концертыннан соң Уфаның икенче күңел ачу үзәгендә Башкортстан Башлыгының мәдәниятне һәм яшьләр сәясәтен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшчесе Радик Юльякшин Илсөябезне "Башкортстанның ел кешесе" итеп игълан итте. Илсөя ханым хезмәтен бәяләгәннәре өчен тугандаш республика халкына һәм җитәкчеләренә рәхмәт әйтте. Май аенда Уфада җырчының өстәмә концертлары була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызлар тормышы