Имтихан бирү чорында ничек тукланырга?
Роспотребнадзор киңәшләр бирә
Имтихан чоры-организм өчен стресс, дөрес туклану режимы аны җиңеләйтергә ярдәм итәчәк.
1. Укучының туклануы төрле булырга тиеш. Аксымга бай ризыклар: йомырка, эремчек, сыр, сөт һәм катлаулы углеводлар: ботка һәм эре бөртекле икмәкне рационга кертергә кирәк. Төшке һәм кичке ашка аксым чыганаклары: сыер ите, бозау ите, куян, кош ите, шулай ук балык кирәк.
2. Капкалап алыгыз, тик дөрес ризыклар белән генә. Чикләвекләр ми эшчәнлеге өчен кирәкле матдәләр запасын тулыландырырга ярдәм итәчәк:
- әстерхан чикләвеге һәм миндаль ми эшчәнлеген активлаштыра, күрүне ныгыта;
— фисташкалар мәгълүматны кабул итү һәм хәтер үткенлегенә уңай йогынты ясарга ярдәм итәчәк.
3. фастфудтан баш тартырга. Ашказанына майлы ризыкны эшкәртү көчле эмоциональ киеренкелек вакытында авыр булачак.
4. Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр ашагыз. Алар глюкозага бай.
5. Күбрәк су эчегез. Бу баш авыртуларын булдырмый, яңа мәгълүмат үзләштерергә булыша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев