Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Имтихан тапшыра алмасаң, нишләргә?

Белгечләр киңәш бирә.

РФ Дәүләт думасы икенче һәм өченче укылышта имтихан тапшырмаган 9нчы сыйныф укучыларына эшче һөнәре буенча бушлай белем алырга мөмкинлек бирәчәк закон проектын хуплады.
Бу хакта «ТАСС» хәбәр итә. Әлеге башлангыч июльдә төрле фракцияләрдән депутатлар төркеме тарафыннан кертелде. Авторлар арасында — вице-спикерлар Виктория Абрамченко һәм Петр Толстой, шулай ук Мәгариф комитеты рәисе Ирина Белых. Алар барысы да «Бердәм Россия» партиясеннән.
Документ «Мәгариф турында»гы законга үзгәрешләр кертә. Яңа нигезләмәләр буенча, төп гомуми белем бирү программалары буенча имтихан тапшыра алмаган укучылар эшче һөнәрләре һәм хезмәткәр вазифалары өчен һөнәри әзерлек программалары буенча бушлай белем ала алачак. Белгечлекләрнең төгәл исемлеге төбәк хакимиятләре тарафыннан билгеләнәчәк.
Закон проекты авторлары билгеләп үткәнчә, имтиханнарны тапшыра алмаган 9нчы сыйныф укучылары еш кына яңадан тапшыруга кадәр бер ел диярлек вакытын югалта, гәрчә бу вакытны һөнәр алуга файдаланырга мөмкин булыр иде. Шуңа күрә аларга һөнәри белем алу мөмкинлеге бирергә, аннары квалификацион имтихан һәм шуннан соң дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшырырга тәкъдим ителә.
Барлык этаплар тәмамлангач, укучылар төп гомуми белем турында аттестат та, квалификация турында документ — эшче һөнәре яисә хезмәткәр вазифасы турында таныклык та ала алачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф