Иң яхшы кондитер Чаллыдан
Ул - Идел буе федераль округында иң яхшы туй кондитеры.
Самарада Идел буе федераль округында яшәүче кондитерлар арасында бәйге узды. Анда Татарстан данын Чаллы кызы Язгөл Гардисламова яклады. Ул «Иң яхшы туй кондитеры» номинациясендә бик матур һәм тәмле торт тәкъдим итте һәм җиңде.
Язгөл Гардисламова 2024 елда Идел буе федераль округында иң яхшы туй кондитеры дип табылды.
«Безгә «Революциягә кадәрге Россия» дигән темага торт ясарга кирәк иде. Мин «Йомырка-шкатулка» торты тәкъдим иттем. Аның эченә «Йоклый торган кыз»ны урнаштырдым. Конкурска дигән тортны макет итеп кенә эшләдек. Чөнки төнге 12дән көндезге 12гә кадәр торса ул бозылырга мөмкин. Күп кеше йөргән җирдә аның формасын да бозарга мөмкиннәр. Тәмен татып карау өчен торт кисәкләрен контейнерга салып алып бардык. Жюри минем хезмәтемне югары бәяләде. Бу вакыйга минем өчен бик мөһим. Татарстанның иң яхшы туй кондитеры булуымны тану мине канатланыдыра. Мин Татарстан данын якларга, башкаларны илһамландырырга һәм тәҗрибә уртаклашырга шатланып бардым.Бу өлкәдә иң яхшылар рәтендә булу – зур дәрәҗә. Бу вакыйга – бүләк кенә түгел, ә минем дөрес юнәлештә баруымны дәлилли. Бу уңыш мине яңа иҗади эзләнүләргә өнди», – ди ул.
Фотолар шәхси архивтан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев